“Вьетнам” сәүдә комплексында консультация өстәле уздыру турында

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 15 мартында, “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” кысаларында, Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Вьетнам” сәүдә комплексында кабул итү үткәрде.

Белгечләр консультацияләре – сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыгу ихтималы булган проблемалы мәсьәләләрне  урында оператив төстә хәл итү дигән сүз ул. Консультация өстәле – сатучылар, шулай ук кулланучылар өчен дә  бик кирәк әйбер.

Кабул итү барышында кулланучылар, эшмәкәрләр, сатучыларга  кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең   19.01.1998  ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау – нык үсешле теләсә кайсы демократик дәүләттә төп бурыч әнә шул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International