Кулланучы буларак, үз хокукларыңны өйрәнергә вакыт тап!

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренә кулланучылар белән аралашканда, төрле чараларда халыкка консультацияләр биргәндә, еш кына, нәрсә эшләргә икәнен белгән булсам, вакытында мөрәҗәгать иткән булсам... кебегрәк сүзләрне ишетергә туры килә.

Тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кагыладыр бу сүзләр, мөгаен. Әмма беренче чиратта – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә. Кайсыдыр бер ягы яраксыз булып чыккан сыйфатлы товарны 14 көн узганчы кире тапшырырга өлгермәсәң, соңыннан бу эшне берничек тә хәл кылып булмый бит. Яисә, әйтик, килешү төзелгәннән соң икенче көнне үк мебель эшләүгә заказдан баш тартырга туры килгәли. Әмма күпләребез мондый үтенеч белән җитештерүчегә мөрәҗәгать итәргә курка. Тик тикмәгә курка: җитештерүче тоткан  чымнар өчен түләүне исәпкә алып, моны теләсә кайсы вакытта хәл кылырга була.

Боларның барысы турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең методик һәм таныштыру характерындагы кулланмаларында бик җентекләп язылган. Оешма аларны рәхәтләнеп кулланучыларга өләшә.

Инде менә хәзер Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала торган 142 нче мәктәп укытучылары да, кулланучы буларак, үз хокуклары турында барысын да белүгә ирешәчәк. Һәрхәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече әлеге уку йорты директоры урынбасарына төрле темаларга багышланган 300ләп буклет калдырды. Әйтергә кирәк, бик урынлы калдырды, чөнки әлеге мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләренә башка педагогларга караганда да киеренкерәк эшләргә туры килә: биредә укучылар белем бирү процессында аерым психологик-медицина-педагогик якын килүне таләп итә бит. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең басма продукциясе әлеге мәгариф учреждениесенең укытучылар бүлмәсенә, шулай ук мәктәп вестибюленә күренеп торган урыннарга урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International