Кышкы аяк киеме сайлыйбыз

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Салкыннар башланды. Димәк, кышкы аяк киеме сатыр алырга вакыт, дигән сүз. Шуны истә тотып, Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре «Рандеву» аяк киемнәре кибете хезмәткәрләре өчен “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп статьяларын аңлату йөзеннән чара уздырды.  Очрашу барышында куллану базары өлкәсендәге күп кенә мәсьәләләр һәм хәлләр каралды. Сатучы-консультантлар, үз чиратында, кышкы аяк киеме сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

Беренчедән, кышкы аяк киеме суык вакыттагы һава шартларына туры килергә, тәгаенләп әйткәндә, җылы, уңайлы һәм нык булырга тиеш. Итекне сайлап алганда, берничә критерийне: сыйфатын бәяләү, яхшылап киеп карау, ихтыяҗга туры килү критерийләрен үтәү кирәк.

Аяк киеменә карата төп таләп – материалларының табигыйлеге. Мондый итектә аяк тирләми һәм туңмый, мехы табанны җылы тота, балтыры озак вакытлар буе “кыяфәтен” югалтмый. Табигый күннән тегелгән итек – теләсә нинди кыш өчен бик кулай аяк киеме. Табигый күнне ясалмасыннан аеру кыен түгел: аның киселгән өлешендә бер катлам гына күн күренеп торса, ясалмасында мондый катламнар саны ике яки аннан да күбрәк булырга мөмкин. Кайберәүләр күнне иснәп һәм сыйпап карый – табигый материал ясалмасыннан исе, кулга үзенә күрә бер җылылык биреп торуы белән аерыла.

Замша һәм лаклы аяк киеме еш кына уңайсызлыклар тудыра, аның каравы, бик купшы. Мондый аяк киемендәге кимчелекләр шундук күзгә чалына, шуңа күрә ул  бик пөхтә тегелгән булырга тиеш. Шуны истә тотып, сатып алганчы, барлык җөйләрен һәм детальләренең тоташкан урыннарын игътибар белән карап чыгу кирәк.

Итек эчендәге мехы исә аяк киеменең аякны җылы тотарга “җыену-җыенмавы” турында сөйли. Табигый мехны ясалмасыннан бик җиңел аерырга була: ул тыгыз, нык, йон төкләре астында материя түгел, ә күн. Итекнең күренеп торган өлешендәге мехын итек очы эчендәге мех белән чагыштырып карагыз –  тегендә дә, монда да бер төрле булырга тиеш.

Кышкы итек табанының җәйге яки көзге аяк киеменекенә караганда калынрак булуы шарт. Табанының ни дәрәҗәдә нык урнаштырылуын, бөгелү-бөгелмәвен тикшерегез. Үкчәле модельләренең әле тагын супинаторы сыйфатын да бәяләү таләп ителә.

Кышкы иткене калын оекбаш белән киеп карагыз –  елның суык чорында оекбашның калынын кияргә тырышабыз бит. Итекне кигәч, уңайлмы-юкмы икәнен чамалау өчен бераз йөреп карагыз. Аяк киеме табанны һәм балтырны кысмаска тиеш.

Аяк киемен сайлаганда шушы киңәшләребезне истән чыгармасагыз, кышкы итекләрегезгә куанып та бетә алмассыз!

Алга товарларыгыз уңышлы булып чыксын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International