31 октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре “Ватан” хәрби чакырылышка кадәр яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү һәм әзерләү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесендә “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары белән чираттагы очрашу үткәрде.
Территориаль орган начальнигы А.А.Панов егетләргә контрафакт хәмер продукциясен тарату һәм куллануның зыяны, легаль булмаган хәмер продукциясенең гражданнарыбыз сәламәтлеге һәм тормышы өчен зыяны турында сөйләде.
“Форпост” үзәге җитәкчесе Л.Н.Галиева егетләргә җәмәгатьчелекне ”Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законнарны бозуга контрольлекне хәл кылуга җәлеп итү турында искә төшерде.