“Белый кремль” сырасын тәкъдим итү-күргәзмә

2018 елның 16 ноябре, җомга

Быел җәй көне Чистай шәһәрендә “Белый кремль” сыра кайнату заводы ачылды.

Бүген “Белый кремль” заводы – Россиядәге сыра кайнату заводлары арасында “иң-иңе”. Биредә сыра, Россия һәм Европа сыра кайнатучыларының үзара хезмәттәшлеге кысаларында, Европаның KRONES AG җайланмасы ярдәмендә, фәкать Бавария лабораториясендә бик тә җентеләп сайлап алынган табигый чималдан генә җитештерелә. Сыра җытыту-кайнату өчен тиешле вакытны тулысынча үтәү нигезендә  кайнатыла, сыра җитештерүдә үзебезнең салат (солод), эксклюзив чүпрә, табигый колмак, тирән кое суы кулланыла.

Завод дистрибьюторы – «Алкоторг» ҖЧҖ тарафыннан атна саен үткәрелеп килә торган “Горурлыгыбызны уртаклашыгыз” дигән күргәзмә-презентацияләр барышында әлеге яңа заводка кагылышлы әнә шушы һәм тагын бик күп мәгълүматларны белергә була.

14 ноябрь көнне Чистай шәһәренең “Чистай” мәдәни-күңел ачу үзәгендә дә сыраны ваклап сату белән шөгыльләнүче сәүдә предприятиеләре өчен шундый ук күргәзмә узды. Чара, башкарма комитет ярдәмендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре катнашында үткәрелде.

Презентация барышында сәүдәгәрләр сыра җитештерү технологиясе турында бик күпне белүгә ирешүдән тыш, җитештерелә торган 11 атамадагы продукциянең тәмен дә татып карады әле. Һәр төр сыраның – үз тәме һәм үзенә генә хас хуш исе. Кемнәргәдер бодай тәме килеп торган ачык төстәге сыра, кемнәргәдер – караңгы төстәгесе ошады.

Әйтергә кирәк, мондый тәкъдим итүләр оештыру һәм үткәрү ассортиментта пәйда булган яңа төр товар белән таныштыру, продукция җибәрүгә килешүләр төзегәндә клиентлар белеп торырга тиешле товар өстенлекләрен, уникаль сәүдә тәкъдимнәре өстенлекләрен җиңел һәм матур итеп аңлатырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International