Физик мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сыйныфтан тыш чаралар

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 нчы мәктәбендә Халыкара инвалидлар көне кысаларында хәйриячеләр катнашында “Изгелек фестивале” уздырылды. Бу көнне әкият геройлары, “Сугышчан батырлык” клубы вәкилләре, фотографлар, флористлар  балалар янына килеп, аларга төрледән-төрле иҗади мастер-класслар, конкурслар һәм уеннар үткәрде. Теләгендә булганннарның барысы да рәхәтләнеп төрле конкурсларда катнашты. Укучылар зур канәгатьләнү хисе белән үзара аралашып, иҗади биремнәр үтәде, җырлады-биеде.  Алар роллы-туңдырма әзерләү буенча мавыктыргыч тамашага аеруча мөкиббән китте: үзләренең күз алдында гадәти сиропның ничек итеп туңдырма-коймакка, аннан роллыга әйләнүеп күреп шаккатты. Шуннан инде аның тәмен дә татыды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре бер үк вакытта, Халыкара инвалидлар көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең чаралар планын үтәү йөзеннән, әлеге мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен “Изгелек дәресе” дә үткәрде. Кечкенә генә лекциядән соң укучыларга Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау программасы логотибы сурәтләнгән блокнотлар, каләмнәр, пакетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International