Сатып алучы үзе сайлый

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Түбән Кама территориаль органы белгечләре Түбән Каманың популяр товарлар сатучы "Континент" интернет-кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар базары өлкәсендәге законнарны аңлату буенча тематик очрашу уздырды, бу вакытта, гражданнар интернет-ресурслар аша сатып алуга һәм аннан файдалануга кагылышлы нигезле карар кабул итә алсын өчен, кулланучыларның төгәл һәм аңлаешлы мәгълүмат алу хокукына махсус игътибар бирелде. Әлеге интернет-кибеттә тәфсилле тасвирламалар, сыйфатламалар һәм фотографияләр белән төрле товарлар: техника, электроника, уенчыклар, бәйрәм бүләкләре һәм каталог буенча күп кенә башка әйберләр сатыла, икенче төрле әйткәндә, дистанцион ысул белән тәкъдим ителә.

Электрон кибетләрдә товар сату аны традицион сатудан нәрсәсе белән аерылып тора соң? Мисал өчен, традицион сәүдәгә килгәндә, сатып алучы товар сатып алганда аның ни рәвешле мантыйкый урнаштырылган булуы, сатучы-консультантларның сиңа булган мөнәсәбәте йогынты ясый; электрон кибеттә исә товарлар һәм хезмәтләр турында барча мәгълүмат сайтта урнаштырыла (әгәр урнаштырылган булса), ул сатып алучы өчен аңлаешлы формада бирелгән булырга тиеш, аны укып чыкканнан соң сатып алучы товарны кайда һәм ничек сатып алып булуы хакында аңларга тиеш. Электрон сәүдә системасында, нигездә, сатучы белән сатып алучы арасында турыдан-туры элемтә юк диярлек. Гадәти сәүдә эшендә исә товар белән танышу турыдан-туры сатучы белән бәйләнешкә керүдән башлана: сатып алучы товарны карарга, тотарга, куллану үзлекләрен тикшереп карарга мөмкин. Онлайн-кибеттә мондый өстенлекләр каралмаган. Товарны традицион рәвештә сатып алган очракта бу хәл шәхсән башкарыла, электрон кибеттә исә сатып алучы теркәлү узарга һәм заказны интернет аша рәсмиләштерергә тиеш. Традицион кибеттә, кагыйдә буларак, ассортимент чикләнгән була, шуңа күрә дә сатып алучы кирәкле товар артыннан бик күп кенә кибетләрне йөреп чыгарга мәҗбүр була. Интернет киңлекләрендә исә сатып алучы товарны, өеннән чыкмыйча гына, икенче бер электрон кибеттән табарга мөмкин, чөнки электрон кибетләрдән теләсә кайсы вакытта, интернетка ялгану мөмкинлеге булган теләсә кайсы урында файдаланырга мөмкин.

Кемгә кайсы ысул ошый – сатып алучы монысын үзе хәл итә.

Кибет хезмәткәрләренә дистанцион рәвештә товар сатучының зарурлык очрагы килеп туган очракта товарны кире кайтарып бирү адресын, шулай ук юридик адресны мәҗбүри тәртиптә күрсәтергә тиешлеге турында җиткерелде. Сатып алучыга товарны дөрес сайлау өчен, аның турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш. Шулай ук дистанцион ысул белән сатып алынган товарны кайтарып бирү сроклары да күрсәтелергә тиеш. Чарада катнашучыларга кулланучы белешмәлекләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International