Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде

2020 елның 22 мае, җомга

2020 елның 22 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының КФҮнә килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы консультацияләр үткәрде.

Консультацияләр азык-төлек товарлары, алкогольле продукция, азык-төлек булмаган товарлар сату үзенчәлекләренә, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсенә, көнкүрешнең күпчелек өлешенә кагылышлы сорауларның төрле спектры буенча үткәрелде. Белгеч тарафыннан тиешле күрсәтмәләр бирелде. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә гражданнарның кулланучылар хокуклары турында халыкка мәгълүмат һәм консультация бирү, кулланучылар базарының аерым секторларында куллану законнарын үтәү мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә статистик күзәтүләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International