ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы узды

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

2023 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе - Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы рәисе урынбасары Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы узды. Утырыш эшендә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе кулланучылар базары секторының баш киңәшчесе А.Г. Бабаева, ВКС режимында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Координация советының көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

- Татарстан Республикасы эчке базарын үстерү һәм координацияләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында;

- Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау эшен оештыру турында;

- Татарстан Республикасы кулланучылар базарында намуссыз практикаларга каршы тору чаралары турында;

- Тәтеш муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эш тәҗрибәсе турында;

- товарларны экспертизалауда еш очрый торган проблемалар турында;

- республика халкының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге эшчәнлеге турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International