«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына 2023 елгы Республика Олимпиадасының йомгаклау этабы Менделеевск шәһәренең 3 нче химия-технология лицее базасында узды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

1 ноябрьдә «Менделеев токымнары» 3 нче химия-технология лицее базасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасының 3 этабы узды.

Агерҗе, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнарының һәм Чаллы шәһәреннән 33 укучысы әлеге чарада катнашты.

Олимпиаданың максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру; уку йортлары укучыларының товарлар, эшләр һәм хезмәтләр куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә мотивациясен арттыру; норматив хокукый актларны куллана белү, шулай ук әлеге өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуда ярдәм итү; үз хокукларын яклауга кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясен булдыру.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Искәндәров сәламләде, ул Олимпиадада катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенә Менделеевск шәһәрендә масштаблы чара үткәрүдә күрсәткән хөрмәте өчен рәхмәт белдерде.

Олимпиада нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International