Спас районында хуҗалык итүче субъектлар өчен ачык тыңлаулар планлаштырылган

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы Спас муниципаль районында хуҗалык итүче  субъектлар вәкилләре белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык чара уздырылачагын хәбәр итә.

Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Андреевич Панов.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2024 елның 10 июне, 10.30 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: Спас муниципаль районы администрациясе (Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19 йорт).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү; ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарны контрольдә тотучы субъектларга аңлату.

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.

Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 2024 елның 10 июненә кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Aleksandr.Panov@tatar.ru

Мәгълүматны 8 (84342) 5-15-50 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International