Дегустация комиссиясе 3 апрель көнне эмульсион ликерларны тикшерде. Мондый ликерларның, әйтик, сөт, сөтөсте, йомырка кебек натураль ризыклар кушып җитештерелүен әйтеп үтик. Составында бу ризыклар никадәр күбрәк булса, ликер шуның кадәр әйбәтрәк, дигән сүз. Кайбер җитештерүчеләр әлеге максатта өсте алынган сөт куллана яки гомумән дә сөтөсте кушмый. Кайберәүләр вискига сөт ризыклары куша. Әйтергә кирәк, болары да, нормага туры килә, дип санала. Экспертлар исә иң элек эмульсион ликерларның консистенциясен игътибар үзәгенә ала.