Зеленодол территориаль органы хәбәр итә

2016 елның 22 июле, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре 15-18 июль көннәрендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактларын ачыклады.

15 июль көнне, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, Югары Ослан районының Түбән Ослан авылындагы «Горный -2” бакчачылык ширкәте территориясендә стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату билгеләнде. Биредә 392,92 л сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Шунысы кызык: әлеге павильон сатучысы шул ук көнне Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы сатканда да “кармак”ка эләккән иде. Тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция саткан өчен һәм Россия Федерациясе законнарында күздә тотылган маркировкасыз һәм мәгълүматларын күрсәтмичә генә алкогольле продукцияне әйләнештә йөрткән өчен административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды.

15 июльдә Васильево бистәсендәге сәүдә павильонында  полиция һәм Зеленодол башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә закон бозуларның тулы бер “бәйләме”: стационар булмаган сәүдә объектында товарны озату документларына ия булмаган килеш сыра сату, тиешле лицензиядән башка гына, өстәвенә әле ялган маркалы аракы сату фактлары ачыкланды. Шулай итеп,  192,81л сыра һәм суррогат хәмер сатудан алынды.

18 июльдә Зеленодол районының «Атлашкино – 2» СНТ территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линия” телефонына алынган мөрәҗәгатьне карап тикшергәндә белгечләребез эшмәкәр һәм аның сатучылары ягыннан каршылыкка һәм ачыктан-ачык оятсызлыкка юлыкты. Мөрәҗәгатьне тикшерү барышында бик күп закон бозулар: стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату; алтактаның булмавы; хосусый эшмәкәр турында мәгълүматларның булмавы билгеләнде. Павильон сатучылары материаллар тутырганда инспекция хезмәткәрләренең күз алдында  сыра шешәләрен урамга алып чыгып, автомобильгә төяде, сәүдә павильонында утны сүндерде, эшмәкәр видеокамера объективын куллары белән капларга маташты.

Тикшерү материаллары эчке эшләр органнарына җибәрелде. Контрольлек органнары вәкилләренең законлы таләпләренә буйсынмаган закон бозучыларны административ җәза көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International