Сыра һәм көмешкә

2016 елның 26 августы, җомга

2016 елның 26 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Зеленодол шәһәренең Рябиновая урамында стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләрен) сату фактын ачыклады. Хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

 Шул ук көнне Зеленодол шәһәренең Кызыл тыкрык урамында 100 сумнан бер шешә көмешкә сату факты билгеләнде.  Сатучыга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International