Урсайда – “Бозваткыч”

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

2016 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының интернет кабул итү бүлмәсенә Н. исемле гражданкадан шәхси эшкуар Е.А.Туманова өстеннән, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмаган килеш, аның алкогольле продукцияне төнлә сатуы, шулай ук “Халык куллануы товарлары” кибетендә (Зәй районы, Урсай авылы) ике төрле бигеләнештәге спиртлы сыеклыклар сатуы турында кабат шикаять керде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре югарыда әйтелгән кибеткә бардылар. Шәхси эшкуар Е.А.Тумановада эшләүче сатучы А.Ю. Спиркинаның вакытны чикләү чорында алкогольле продукция, тәгаен әйткәндә “Ледокол” сырасы сатуы ачыкланды (сатучы территориаль орган хезмәткәрләренә аңлатма бирүдән баш тартты). Бу факт видеокамерага теркәлде.

Алкогольле продукция сату вакытын чикләү чорында алкогольле продукция сату факты буенча, хокук бозучыга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International