Кулланучылар хокукларын аңлатабыз

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәреп, аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законның төп нигезләмәләрен һәм таләпләрен, аларны үтәүнең зарурилыгын аңлата.

2017 елның 11 июлендә бүлек начальнигы Арча районының “Илнур” ҖЧҖ сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен аңлату характерындагы чара уздырды.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында сөйләп үтелде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Кулланучыларга “сатучы” турында тулы мәгълүматларны күрсәтү; кулланучылар өчен мәгълүмат почмагы булдыру; ризыкларның яраклылык срокларын җитди контрольлектә тоту, ризыкларны саклауның температура режимын үтәү; сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен дөрес итеп рәсмиләштерү һәм урнаштыру зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынды.

Семинар барышында кибет хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Кызып-кызып фикер алышулар барышында аларны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

Чарадан соң кибет хезмәткәрләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләрне хәл кылу юллары күрсәтелгән  басма продукция таратылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International