1991 елга кадәр ачылган кертемнәрне 2017, 2018 һәм 2019 елларда компенсацияләү

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Әлмәттә яшәүче бер ханым 1991 елга кадәр Россия Федерациясе Саклык банкында ачылган кертемнәр буенча 2017 елда компенсация алу мәсьәләсен аңлатуны сорап язмача гариза белән мөрәҗәгать итте.

Әлмәт территориаль органы шуны игътибарыгызга җиткермәкче: 2017 елда РФ гражданнарына Россия Федерациясе Саклык банкында 1991 елга кадәр ачылган, “Россия Федерациясе гражданнарының саклык акчаларын торгызу һәм саклау турында”  10.05.1995 ел, № 73-ФЗ Федераль закон нигезендә гарантияләнгән саклык акчаларына кертелгән кертемнәре буенча компенсацияләр түләү дәвам иттерелә.

Шуны да игътибарыгызга җиткерәбез: “2017 елга һәм планда каралган 2018 һәм 2019 елларга федераль бюджет турында” 19.12.2016 ел, N 415-ФЗ Федераль законның 15 статьясындагы 5 пункты нигезендә, моңа кадәр кертемнәр (взнослар) калдыгының өч тапкыр (ике тапкыр) күләмендә компенсацияләр исәпләнеп түләнгән, башлангыч компенсация (компенсация), өстәмә компенсация, җирләү хезмәтләре өчен 6.0 мең сумга кадәр компенсация түләнгән  Россия Федерациясе гражданнарының кертемнәре (взнослар) буенча әлеге компенсацияләр кабат түләнелми.

2017 елда иске кертемнәр буенча компенсация фәкать аны әле алмаган гражданнарга гына түләнелә.

2017 елда кертемчеләргә яки аларның варисларына түбәндәге очракларда компенсация түләнелми:

- кертем 1991 елның 20 июнендә һәм аннан соңрак ачылган очракта;

- кертем 1991 елның 20 июненнән 1991 елның 31 декабренә кадәрге чорда ябылган очракта;

- кертем буенча компенсация моңа кадәр тулы күләмендә түләнгән очракта;

- үлгән кертемченең 1991 елга кадәр туган варислары табылмаган очракта;

- кертем Россия Федерациясе гражданнарыныкы булмаган очракта;

- үдгән кертемченең (РФ гражданины) варислары Россия Федерациясе гражданнары булып тормаган очракта.

Җирләү хезмәте күрсәтүгә түләү өчен компенсация 19 декабрь, 2006 ел, N 238-ФЗ буенча түбәндәге күләмнәрдә билгеләнелә:

- үлгән кертемченең гаризада күрсәтелгән кертеме күләме 400 сумга тигез булса яки аннан артып китсә (1991 елгы акча белән) – 6 мең сум;

- кертем күләме 400 сумнан кимрәк булса – үлгән кертемченең гаризада күрсәтелгән кертеме күләмен 15 коэффициентына тапкырлаганнан соң килеп чыккан сан күләмендә.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табыш кирәк булган яки кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаган очракларда, түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 

Әлмәт ш., Шевченко ур., 88 
тел.: (8553) 33-67-02

 

Азнакай ш., Нефтьчеләр ур.,, 23а,
тел.: (85592) 7-05-07

 

Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
тел.: (85594) 6-71-17

 

Лениногорск ш., Тукай ур., 7 

тел.: (85595) 5-19-72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International