Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси йорттан физик зат тарафыннан спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 34 шешә (17 литр) тәшкил иткән.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан законсыз рәвештә 0,5 литрлы шешәдәге сыеклыкны 200 сумга сату факты ачыкланган. Моннан тыш Зәй районы гражданины үз теләге белән тагын якынча ике литр төсе булмаган спиртлы сыеклык салынган өч литрлы банка биргән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Д.Л». эчемлекләр кибетендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сатканда хокук бозу факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 5 кег (75,2 литр) тәшкил иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Х» кальян учреждениесендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 14 шешә (6,2 литр) тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча Эчке эшләр идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре тарафыннан легаль булмаган алкоголь продукциясен сатуның эре каналы ябылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәрнең «И» ресторанында легаль булмаган алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 113 шешә (50,45 литр) тәшкил итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан продукцияне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документларсыз, ЕГАИС кулланмыйча, сыра продукциясен сатуны, шулай ук яраклылык срогы чыккан килеш сату факты ачыкланды. Гомуми күләме 39,6 литр булган сыра продукциясе тартып алынган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ПК һәм ЭЭБ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «С» СПА-салонында шәхси эшмәкәрдән 50 шешә (25 литр) алкоголь продукциясе тартып алынган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Э» массаж салонында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 12 шешә (6,85 литр) тәшкил иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ПК һәм ЭЭБ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт клубларының берсеннән 153 шешә (68,6 литр) алкоголь продукциясе тартып алынган. Шул ук вакытта алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия булмавы ачыкланган.