“Киләчәктәге сатып алучылар” лекциясендә катнаштык

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

26 сентябрь көнне Казанда ел саен үткәрелеп килә торган ачык лекция булды. Аны «Реальное время» интернет-газетасы оештырды.

Чарага экспертлар сыйфатында: Sherpa S Pro компаниясе, ImCompany интерактив технологияләр студиясе, «Агросила» холдингы вәкилләре  һ.б чакырылган иде.

Форумда бүген көн кадагына суга торган темалар: киләчәктәге сатып алучылар белән берлектә эшләү, азык-төлеккә кулланучылар ихтыяҗы үзгәрү, кулланучыларның киләчәк буыны нәрсәне һәм ничек сайлый, дигән темалар каралды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты.  Әйтергә кирәк, зур бизнес вәкилләренең кулланучы буларак фикерен ишетү, алар белән бәхәсләшү бик кызыклы булды. Экспертларның үз фикерләре һәм фаразлары белән уртаклашуы да зур кызыксыну тудырды.

«Реальное время» интернет-газетасы мәгълүматларына караганда, бүген онлайн-сәүдә бик зур темплар белән үсә: сатып алучыларның шактый ук зур өлеше офлайн-кибетләрдән онлайн-кибетләргә күчкән инде.

Бүген интернет – гаять зур аудиториягә ия булган, интернеттан файдаланучыларга бер-берсе белән берлектә бөтенләй яңача эшләү, аралашу мөмкинлеге бирердәй ачык система ул. Аның электрон бизнес һәм электрон коммерция алып баруда киң кулланыла башлавына гаҗәпләнәсе юк. Шулай ук якын киләчәктә үсеп килүче буынның сатып алу сәләтенең фәкать үсәчәге генә искәртелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: намуслы интернет-сәүдәгәр үзенең сайтына закон нигезендә сатып алучыны таныштыру таләп ителгән барлык мәгълүматларны урнаштыра. Сатучы, ваклап сату-алу килешүе төзелгәнче, сатып алучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре һәм сатучы адресы (урнашу урыны), товарны җитештерү урыны, сатучының тулы фирма атамасы (атамасы),  товар бәясе һәм аны сатып алу шартлары, товарны китереп бирү, хезмәт итү срогы, яраклылык срогы һәм гарантия срогы, товарга түләү тәртибе, шулай ук килешү төзү турында тәкъдимнең гамәлдә булу срогы хакында мәгълүматлар җиткерергә тиеш.

Сайттагы фикерләрне укыгыз, сатучы-фирма, түләү, товарны китереп бирү ысуллары, элемтәгә керү өчен телефон номерлары, электрон почта адреслары турында мәгълүматларның бармы-юкмы икәнлеген барлагыз. Сатучы турында саран гына мәгълүматлар күрсәтелсә яки бөтенләй күрсәтелмәсә, үзегезгә кирәкле товарны башка урыннан эзләгез. Сатучыга карата шигегез булса, товарга алдан түләп кую шартына каршы төшегез. Тапшырганнан соң гына товар өчен түләүне тәкъдим иткән башка кибетләр хезмәтеннән файдаланыгыз.

Тагын шунысын да онытмаска кирәк: закон нигезендә дистанция ысуы белән, безнең очракта – интернет аша сатып булмый торган товарлар  да бар. Мондый товарларга хәмер продукциясе, даруларның кайбер төрләре һ.б. керә.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Интернет аша товарлар сатып алуга карата бик җаваплы һәм игътибарлы мөнәсәбәттә булыгыз!

Интернет-сәүдәнең “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 26.1 статьясы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27.09.2007 ел, № 612 карары белән расланган Товарларны дистанция ысулы белән сату кагыйдәләре нигезендә җайга салынуын белеп торыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International