Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган консультацияләр үткәрү турында

2017 елның 10 ноябре, җомга

Кадерле кулланучылар, эшмәкәрләр һәм сатучылар! Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре 2017 елның 11 ноябрендә (шимбә) 09.00 сәгатьтән  13.00 сәгатькәчә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында (адресы: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.(3 бүлмә) гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү барышында кулланучыларга, эшмәкәрләр, сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Россия Федерациясе Гражданлык кодексы, башка норматив-хокукый актларның төп нигезләмәләре аңлатылачак.

Кирәк булганда, кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә претензияләр проектларын һәм дәгъва гаризалары проектларын язуга ярдәм ителәчәк.

Эшмәкәрләргә һәм сатучыларга кулланучы почмагын, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү буенча мәҗбүри үтәлергә тиешле таләпләр, шулай ук низаглы хәлләрнең очына чыгу тәртибе аңлатылачак.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә теге яки бу сораулары булган барча кешене квалификацияле консультация алырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International