Аксубай районында чаралар дәвам иттерелә

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бу көннәрдә Россиядә чаралар үткәрелеп килә. Аларның максаты – гражданнарның лаеклы, имин тормышта яшәүләрен тәэмин итү өчен продукциянең, хезмәтләр күрсәтүнең югары дәрәҗәдә сыйфатлы булуының әһәмиятенә басым ясау.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында халык һәм сәүдә вәкилләре өчен төрле чаралар үткәрүне дәвам итә.

2017 елның 9 ноябрендә Аксубай районындагы белгечебез “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Нурлат, Аксубай районнарындагы территориаль органы белгече белән берлектә халык, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар өчен “консультация пунктлары” оештырды. Чара хосусый эшмәкәр Н.Л.Зюзинның «Электро-бензо-инструменты» кибетендә, шулай ук хосусый эшмәкәр М.А.Рәфыйковның «Стимул»  минимаркетында ( кибеттә хосусый эшмәкәр җитештерә торган икмәк-күмәч ризыкларының киң ассортименты тәкъдим ителгән, бу көнне аларның тәмен татып карау мөмкинлеге дә тудырылды) үткәрелде.

Хосусый эшмәкәр Н.Л.Зюзин кибетендә электр-бензин белән эшли торган эш кораллары сатыла. Моңа бәйле рәвештә, әлбәттә инде, сатучыларда да, шулай ук сатып алучыларда да кайвакыт теге яки бу сораулар килеп чыккалый. Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 11. 55 пункты нигезендә электр товарлары үзләренә карата гарантия срогы күздә тотылган сыйфатлы товарлар исемлегенә керә. Көнкүреш максатындагы техник яктан катлаулы товарлар булып торганлыктан, аларны кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый.

Электр товарларын нинди очракта кире кайтарырга була? РФ Хөкүмәте, электр инструментын (кул һәм күчмә электр машиналары) (“Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында” 17 сентябрь, 2016 ел, № 929 РФ Хөкүмәте карары) өстәп, техник яктан катлаулы товарлар исемлеген киңәйтте. Товарда кимчелек ачыкланган очракта кулланучылар сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчасын кире кайтаруны яки товарны шундый ук башкасына алыштыруны таләп итәргә мөмкин, әмма сатып алганнан соң 15 көн эчендә генә. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясы нигезендә, бу вакыт чыккач түбәндәге очракларда әлеге таләпләрне куярга мөмкин: товарда җитди кимчелек ачыкланганда, кимчелекләрне юкка чыгару сроклары санга сугылмаганда. Бу шулай ук төрле кимчелекләрен берничә тапкыр юкка чыгару аркасында гарантия срогының һәр елы дәвамында барлыгы утыз көннән артыграк вакыт эчендә товарны кулланып булмаган очракларга да кагыла.

Чараларда дәүләт органнары хезмәткәрләре әнә шул хакта һәм куллану базары өлкәсендәге күп кенә башка мәсьәләләр хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International