“Мода һәм стиль. Казан – Көз” җиңел сәнәгать һәм текстиль товарларның 32 нче махсус күргәзмәсендә дежур тордык

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре “Правовед” кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә 2017 елның 15-19 ноябрендә Казан Ярминкәсе территориясендә үткәрелүче “Мода һәм стиль. Казан – Көз” җиңел сәнәгать һәм текстиль товарларның  32 нче махсус күргәзмәсендә дежур тору оештырды.

Күргәзмәдә Россиядән, ерак һәм якындагы чит илләрдән җиңел һәм текстиль сәнәгате өлкәсендә эшләүче 200дән артыграк җиттештерүче катнаша. Биредә мода индустриясе белгечләре: сәүдә оешмалары вәкилләре, хосусый эшмәкәрләр, модельер, дизайнер, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, махсус уку йортлары вәкилләре экспозицияләр карау һәм эшлекле чаралар барышында идеяләре белән уртаклаша, тармакның төп темалары буенча яңалыклар белән таныша, сәнәгать һәм бизнес-бергәлек вәкилләре очрашуларында, тармакның яңа продуктлары белән таныштыруда катнаша.

Әйтергә кирәк, бу мәйданчык шәһәребездә яшәүчеләр күңеленә дә бик хуш килә. Сыйфатлы, модалы кием-салу юнәтү максатыннан бирегә килүчеләр бихисап!

Кулланучыларыбыз Казан Ярминкәсендә оешттырыла торган күргәзмәләрдә Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләреннән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар алу мөмкинлегенә дә инде күптән ияләште. Бу юлы да теләгендә булган барча кеше кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче белгечләребездән хезмәт күрсәтүләрнең төрле төрләреннән файдаланганда, товарлар сатып алганда кулланучылар хокуклары буенча файдалы мәгълүматлар ишетте, өйгә кайткач диванга кырын ятып уку-өйрәнү өчен белгечләребез бүләк иткән «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннарын, тематик буклетларны рәхмәт хисләре белән кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International