Очрашуга җыелган халыкка гади генә телдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон мәсьәләләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.
Очрашуда претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыруга, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелүгә бәйле низаглы хәлләрне карап тикшерүдә кулланучылар хокуклары һәм бурычлары каралды.
Белгечебез үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача гына сөйләп үтте. Сыйфатсыз товарларны кире кайтару яки сыйфатлы товарларны башкасына алыштыруга бәйле мәсьәләләрне хәл кылу зарурилыгы килеп чыкканда Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, биредә хезмәткәрләребезнең һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торуы аңлатылды.
Өлкән яшьтәге гражданнарның куллану базары өлкәсе буенча үзләрен борчыган сораулары, теләк-тәкъдимнәре һәрвакыт күп була. Бу юлы да алар төрледән-төрле сораулар: шәһәр транспорты хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты, телефоннан теге яки бу товарны сатып алырга “кодалап” шалтыратулар, телефон аша смс-хәбәр җибәрүләр, хезмәтләр күрсәтүдә ветераннарга, пенсионерларга ташламалар ясау, азык-төлек бәяләре, алкогольле продукциянең, даруларның сыйфаты турында һ.б. сорауларын яудырып кына торды.
Очрашу үзара аңлашу һәм мәсьәләләрне уртак хәл кылырга әзер тору рухында узды.
Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүматлар урын алган басма продукция таратылды.