Зеленодол шәһәрендә укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды

2017 елның 24 ноябре, җомга

Зеленодол районында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасында катнашу өчен гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан 65 заявка тапшырылган иде.

Олимпиадада ТР Зеленодол муниципаль районының 3 нче гимназиясе, 9 нчы, 14 нче, 1нче лицейлары, 11нче, 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.

Шәһәребезнең уку йортларында белем алучы 15 егет-кыз беренче этапта әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте, әмма икенче этапта (эссе язу этабы), ни кызганыч, сынатырга мәҗбүр булды.

Шуңа да карамастан, республика олимпиадасына әзерләнү барышында үзләштерелгән белемнәре балаларга, кулланучы буларак, үз хокукларын дөрес итеп яклау мөмкинлеге бирә. Ә укытучылар менә инде биш ел дәвамында укучыларны республика олимпиадасына әзерләүдә үзләреннән саллы өлеш кертеп килә.

2017 елның 24 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе имзалаган рәхмәт хатларын һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эштә файдалану өчен бүләкләр тапшырды:

ТР Зеленодол муниципаль районының 3 нче гимназиясеннән – Әхмәдуллина Гөлнара Наил кызына;

ТР Зеленодол муниципаль районының 14 нче лицееннан – Кашарина Вера Михайловнага;

ТР Зеленодол муниципаль районының 9 нчы лицееннан икътисад һәм география укытучысы – Әхмәтшина Софья Илсөяр кызына.

Укытучылар бүләктән канәгать калып, 2018 елда да республика олимпиадасында катнашырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International