Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында “Санлы формат дәверендә кулланучы хокуклары” дигән темага үткәрелгән анкета нәтиҗәләре турында хәбәр итә

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Интернет челтәре аша үзләренә кирәкле товар сатып алучылар көннән-көн ишәя.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль ораны эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге, төрле сәнәгать һәм азык-төлек товарларын тәкъдим итүче интернет-сайтларның кулланучылар таләпләренә ни дәрәҗәдә туры килүен ачыклау максатыннан, “Санлы формат дәверендә кулланучы хокуклары” дигән темага анкета чарасы үткәрде.

Чарада барлыгы 34 кеше катнашты. Интернет аша товар сатып алуны яклап һәм аңа каршы тавыш бирүчеләр ике тигез өлешкә бүленде: 50%ы шундук бу хезмәт күрсәтүдән файдаланмауларын белдерде.

Әлеге хезмәт күрсәтүдән файдаланучы респондентлар товарларны  интернет аша еш сатып аламы, дигән сорауга 41% ы – аена бер тапкыр; 36 % ы – елга берничә тапкыр, 17 % ы – атнага берничә тапкыр, ә 6 % ы – өйдән чыкмыйча гына көн саен диярлек товар сатып алам, дип җавап бирде.

Виртуаль кибетләрне “чынбарлыктагы” кибетләрдән өстен күрүнең сәбәпләре арасыннан 30%ы товар бәясенең арзанрак булуын атады; респондентларның 18%ы сатып алына торган товарларның сыйфатын ошатуын һәм тагын 18%ы товарларны шулай сатып алуга ияләшүен искәртте; 12шәр процентының билгеле бер җитештерүчене сайлап алулары һәм таныш-белешләренең киңәш-тәкъдимнәренә колак салулары; 6%ының товарны сатып алуның бу ысулын уңайлы дип күрүләре; респондентларның  4 %ының ышандыргыч, матур рекламага кызыгулары билгеләнде.

Интернет аша товар сатып алуга өстенлек бирүчеләрнең төп өлешенең урта яшьләрдәге кешеләр булып чыгуы  игътибарга лаек:  50%ы – 18дән 30 яшькә кадәрге һәм 30 % - 31дән 49 яшькә кадәрге кешеләр. Интернет-кибетләр клиентларының калган өлеше: 17 % - өлкәннәр (50 яшьтән зурраклар) һәм 3%ы -  18 яшькә кадәрге яшь сатып алучылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге анкетада катнашучыларның һәммәсенә җылы рәхмәт сүзләрен ирештермәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International