82 нче мәктәптә бүләкләү тантанасы уздырдык

2017 елның 15 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2017 елның 1 сентябреннән 14 ноябрьгә кадәр урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныфлары укучылары арасында, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау системасын комплекслы үстерү” кече программасын үтәү кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасын үткәрде.

Республикабызның төрле почмакларыннан барлыгы 4000нән артыграк бала олимпиадада катнашырга теләк белдерде, шул исәптән Казаннан – 459.

Олимпиаданың соңгы – өченче этабына 65 укучы кертелде, шул исәптән Казаннан – 11 укучы.

Тантаналы шартларда Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова олимпиада призерларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов имзалаган грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Өченче этапның барлык конкурс процедуралары йомгаклары буенча Казан шәһәре Идел буе районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча Р.Г.Хәсәнова исемендәге 82 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  10 «А» сыйныфы укучысы Бирюкова Вероника Александровна 10-11 сыйныфлар укучылары арасында олимпиада призерына әйләнде. Әлеге кыз кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне, чыннан да, бик тә яхшы үзләштерүен күрсәтте. Жюри аны 2 дәрәҗә диплом, бәллүр кубок, истәлекле медаль һәм кыйммәтле приз – смартфон белән бүләкләү турында бертавыштан карар кабул итте.

Әлеге мәктәпнең тагын бер укучысы – 11 «А» сыйныфта укучы Сабирҗанова Ландыш Фәнис кызы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне бик яхшы үзләштерүен раслап, “Куллану белемнәрен үстерүдәге тырышлык һәм ныклык өчен” номинациясендә олимпиада призерына әйләнде. Аңа да грамота һәм кыйммәтле приз тапшырылды.

Без калган укучыларның да, әлеге кызлардан үрнәк алып, киләсе елгы олимпиадада яңа көч-дәрт белән катнашуларына өметләнеп калабыз.

Әлбәттә инде, укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучыларның да хезмәте бәяләнмичә калмады.  Әйе, алар балаларны олимпиада кебек мөһим чараларга гына түгел, ә бәлки зур тормышка да әзерли.

Шуны истә тотып, 82 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зарубежнова Евгения Михайловна Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, Евгения Михайловнаның укучылары олимпиадада ел саен югары күрсәткечләргә ирешеп килә. Казан шәһәренең 82 нче мәктәбе, шул исәптән әлеге укытучының тырышлыгы белән дә, Татарстан Республикасында укучылары куллану белемнәрен иң яхшы үзләштерүче мәктәп буларак дан казанды.

Тантанада катнашучыларның һәммәсе талантлы балаларга ярдәм итүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе исеменә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International