“2018 елның 10 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы хәмер базарының торышы буенча гавами фикер алышулар” гавами чарасы беркетмәсе

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе

Яшел Үзән территориаль органы

 

БЕРКЕТМӘ

 

АПАС ш.т.б.                                                                         7 декабрь 2018 ел

“2018 елның 10 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы хәмер базарының торышы буенча гавами фикер алышулар” гавами чарасы

Үткәрү урыны: ТР, Апас  районы, Апас ш.т.б.,Совет ур., 2.

Катнаштылар:

- Заһидуллин Рәшит Нәҗип улы - Апас муниципаль районы хакимияте башлыгы;

- Гыйбадуллин Алмаз Нәҗип улы – ТР Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;

- Гаффаров Шамил Шәүкәт улы –  ТР Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары;

- Хәбибуллина Т.М. – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы;

- Тихонова М.В. –  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы;

- «Алкоторг» ҖЧҖ  һәм «Белый Кремль» ААҖ вәкилләре;

- ТР Апас муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары;

- алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре.

Көн тәртибе:

2018 елның 10 ае йомгаклары буенча ТР Апас муниципаль районының хәмер базарындагы вәзгыять турында;

ЕГАИСтагы проблемалар турында;

Эшмәкәрләр сораулары.

Тыңладылар:

Чараны ТР Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гыйбадуллин Алмаз Нәҗип улы ачты.

Беренче мәсьәлә буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Габдрахманова Гөлнара Нәҗип кызы 2018 елның 10 ае йомгаклары буенча ТР Апас муниципаль районы хәмер базарының торышы турында чыгыш ясады

Икенче мәсьәлә буенча  Хәбибуллина Татьяна Михайловна һәм Тихонова Марина Владимировна хәмер базарында катнашучылар игътибарына тагын бер тапкыр ЕГАИСта хәмер продукциясе (шул исәптән сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, медовуха) әйләнеше учетын алып бару тәртибен җиткерде.

Эшмәкәрләрдән түбәндәге сораулар алынды:

- маркасы буенча хәмер продукциясенең учетын алып бару гамәлгә кертелгәннән соң ЕГАИСта эшләү турында;

- «Белый Кремль» ААҖ белән сыра җибәрү килешүләрен төзү шартлары турында;

- шәхси йортлардан спиртлы сыекча сату һәм моның намуслы эшмәкәрләр эшендә тискәре чагылыш табуы.

Хуҗалык итүче субъектлардан алынган сорауларның һәммәсенә тиешле аңлатмалар бирелде.

Ахырда Апас районы хакимияте башлыгы Заһидуллин Рәшит Нәҗип улы үзенең чыгышында эшмәкәрләрне гамәлдәге законны бозуларга юл куймаска, ә район җитәкчелегенә контрольлек итүче органнар белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларын ачыклау, мондый очракларга юл куймау эшен көчәйтергә чакырды. Район җирлекләре башлыкларына, алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган сату фактларын булдырмау максатыннан,  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан файдалану мөмкинлеге буенча активрак эшләргә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International