Сатып алучыга сыйфатсыз алтын беләзек өчен акчасы кире кайтарылды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына сатып алучы ханым зәркән бизәге өчен акчаны кире кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте: сатып алынган беләзектә алтын боҗраларның берсе сынып чыккан.

Кибеттә сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтарырга җыенмаганнар, иң әүвәл аны бары тик ремонтлау турында гына тәкъдим ителгән.

"Мин аны зур акчалар түләп алдым, шуңа күрә дә җитешсезлеге булган әйберне тагып йөрисем килми", – дип ризасызлык белдерде канәгатьсез калган сатып алучы.

Ведомство белгечләре "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законның 18 статьясы нигезендә, товар өчен түләнгән акчаны 10 көн эчендә кире кайтаруны таләп итеп, дәгъва проектын төзүдә ярдәм күрсәтте.

Зәркән эшләнмәсенең сыйфатына уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә җитешсезлекнең заводтан ук булганлыгы расланды. Сатучыга товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарудан башка юл калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International