Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән Чаллы шәһәрендә Яңа шәһәрдәге 1/16 йортта урнашкан бәлале сәүдә ноктасы ябылды. Ни өчен бәлале, чөнки биредә озак вакытлар буе халык телендә “фанфурик”лар дип аталып йөртелгән “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сатып ятканнар