ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 20 сентябрендә 11.00 сәгатьтә “Татарстан Республикасы Кама-Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәсе” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты бинасында (Куйбышев Затоны, Парк ур., 13 й.) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов катнашында гражданнарны видео-кабул итү була

16 сентябрьдә республикабызда “Илкүләм кросс” дигән спорт бәйрәме булып узды. Чарага йөгерергә-чабарга яратучы һәм сәламәт тормыш рәвешен алып баруны хуп күрүче барча халык җыелды

2017 елның 16 сентябрендә Чаллыда “Илкүләм кросс – 2017” Бөтенроссия йөгерү көне узды

16 сентябрьдә Әлмәттә, гадәттәгечә, “Татарстан кроссы” булып узды. Анда йөгерергә яратучылар һәм, гомумән, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны хуп күрүчеләр катнашты

2017 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге хезмәткәрләреннән гражданнарның  тиешле маркировкасы булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча 3 материал керде

2017 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан уртак рәвештә үткәрелгән төнге рейд барышында закон нигезендә чикләнгән вакытта сыра сату факты ачыкланды. Сәүдә объекты Зеленодол үзәгендә кеше күп йөри торган урам чатында урнашканлыктан, өйләренә ашыгучы  гражданнар да, кичләрен урамга ял итәргә чыккан яшьләр дә бирегә сугылмыйча китми диярлек


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International