Әлмәттә “Татарстан кроссы – 2017” узды

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

16 сентябрьдә Әлмәттә, гадәттәгечә, “Татарстан кроссы” булып узды. Анда йөгерергә яратучылар һәм, гомумән, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны хуп күрүчеләр катнашты.

Спорт бәйрәме “Илкүләм кросс-2017” Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында оештырылды. Әлмәттә яшәүче җәмгысе 7249 кеше массакүләм йөгерүдә катнашты. Ә инде “Татарстан кроссы-2017” кысаларында барлык спорт чараларында катнашучылар саны 28 мең кешедән артып китте (http://almetyevsk.tatar.ru мәгълүматлары буенча).

Спорт бәйрәменең максаты – халык арасында физик культура һәм спортны пропагандалау, укучыларны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Ярышларда катнашучылар иртәнге сәгать 10да Ленин мәйданына җыелып, шуннан стартка чыкты. Аларга 2 300 м араны йөгереп узарга кирәк булды. Иң элек район советы һәм башкарма комитеты, авыл җирлекләре, предприятиеләр һәм учреждениеләр, югары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчеләре, депутатлар старт сызыгына басты. Шуннан соң түбәндәге категорияләрдәге иң көчле спортчыларга: 45тән 60 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызларга, пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә чират җитте.

Иң соңыннан шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары йөгерде. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә йөгерүдән читтә калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International