121 нче лицейда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чара уздырылды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Казан шәһәре Совет районының «Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей»да 9-10 нчы сыйныф укучылары арасында викторина уздырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган бәйрәм турында сөйләде.

Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә уку йортлары укучыларының белемнәрен арттыру, укучыларда товарлар, эшләр һәм хезмәтләр куллану базары турында белемнәр, грамоталы куллану тәртибе күнекмәләрен формалаштыру, кулланучылар хокукларын мөстәкыйль яклый белү, гомуми белем бирү оешмалары укучыларында иҗади сәләтләрне һәм фәнни эшчәнлеккә кызыксынуны ачыклау һәм үстерү, сәләтле балаларга ярдәм итү өчен кирәкле шартлар тудыру, фәнни белемнәрне пропагандалау.

Викторина җиңүчеләренә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы символикасы белән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International