Нурлатлылар чараларда катнаштылар

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Әлеге чаралар кысаларында Нурлат шәһәренең КФҮ һәм «Находка» кибетендә консультация өстәлләре оештырылды. Район халкы кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алды. Гражданнарга товарларның сыйфаты буенча дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе, якларның хокуклары һәм бурычлары, сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр белән бәйле проблемаларны хәл итү юллары, кулланучының аерым таләпләрен канәгатьләндерү сроклары аңлатылды.

Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International