Бер кибеттә – ике чара

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

2015 елның 16 гыйнварында “Алмаз-Холдинг” ТК ЯАҖ кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан чыгып, кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды һәм сатучылар өчен семинар-уку үткәрде.

Кибет кыйммәтле металлар һәм кыйммәтле ташлардан ясалган әйберләрне ваклап сату белән шөгыльләнә. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң сәүдә залында кеше күп түгел. Асылда аларны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе кызыксындыра. Тик, кагыйдә буларак, һәрбер шундый кибеттә, товарны алыштырып һәм кире кайтарып булмый, дигән мәгълүмат урнаштырылган. Белдерүдән күренгәнчә, кимчелекле һәм кимчелексез булса да, товарны сатучыга кире кайтаруны яки алыштыруны сорап мөрәҗәгать итү гомумән мөмкин түгел. Кулланучыларга сатучыларның берникадәр хәйләләве – бу белдерүнең үлчәме, формасы, габаритлары, фасоны, төсе яки комлектациясе ягыннан ярамаган товарларга гына кагылуы аңлатылды. Әмма товарда кимчелек ачыкланган икән, кулланучы теләсә кайсы таләпне куя ала, шул исәптән акчасын кире кайтаруны яки товарны яңасына алыштыруны сорый ала.

Сатучылар белән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының аерым статьялары һәм РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел. №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең VII бүлеге  каралды. Моннан тыш, сыйфатсыз товарларны сатып алу очрагында сатучыга дәгъвалар кую сроклары, шулай ук сатучы тарафыннан аларны карап тикшерү тәртибе буенча фикер алышу булды.

Чаралар дәвамында сатучыларны, шулай ук сатып алучыларны кызыксындырырдай сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International