Саклау вакыты чыккан товарларга “Юк!” дибез

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 27 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итүче хосусый эшмәкәрләргә, оешмаларга, предприятиеләргә тикшерүләр үткәрде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында дүрт сәүдә объектында яраклылык срогы чыккан барлыгы 5814 сумлык ризыкның сатудан алынмыйча искереп ятуы билгеләнде.

Әйтергә кирәк, районда кулланучылар белән эш даими үткәрелеп килә. Әйтик, Кайбыч районында яшәүче берәүдән алынган язмача гариза нигезендә “Алга” ҖЧҖ кибетенә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Гаризада күрсәтелгән фактлар ачыкланды: саклау вакыты чыккан барлыгы 703 сумлык продукциянең сатудан алынмаганлыгы расланды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан азык-төлек товарларын сатуда кулланучылар хокукларын яклауга юнәлдерелгән эш алып баруның зарурилыгы көн кебек ачык. Республикабызда яшәүчеләрнең сәламәтлеге өчен тискәре йогынтыны кисәтү мөмкинлеге бирә  ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International