Кулланучыларның сәламәт туклануга хокукы

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучыларның сәламәт туклануга хокукын яклау көнен билгеләп үтәчәк. Барлык кулланучылар да сәламәт туклануга хокуклы. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан уздырылучы чаралар халыкның хокукый грамоталылыгын күтәрүгә генә түгел, гражданнар арасында рациональ һәм яхшы сыйфатлы туклану турындагы белемнәрне популярлаштыруга, үзебездә яшәүчеләрдә сәламәт тормыш рәвешенә бирелгәнлек формалаштыруга да юнәлтеләчәк.

Шуны әйтергә кирәк: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 25 октябрендәге № 1873-р карары белән Россия Федерациясенең халыкны сәламәт тукландыру өлкәсендә 2020 елга кадәрге чорга дәүләт сәясәте нигезләре расланды. Аларда, аерым алганда, өлкән кешеләрнең күпчелегенең туклануы, составына күп микъдарда терлек майлары һәм гади углеводлар кергән азык-төлек продуктларын куллану, рационда яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык һәм диңгез продуктлары җитешмәү аркасында, сәламәт туклану принципларына тәңгәл килмәве, ә моның халыкның туклануын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән программаларны җәелдерү зарурлыгына дәлил булуы билгеләп үтелә.

Сәламәт туклану өлкәсендә дәүләт сәясәтенең нигезенә түбәндәге принциплар салынган:

- кешенең сәламәтлеге дәүләт өчен беренче чираттагы бик әһәмиятле бурыч булып тора;

-азык-төлек продуктлары кеше сәламәтлегенә зыян китерергә тиеш түгел.

Кибеттә туклану продуктларын сайлаганда, кулланучылар нигездә продуктның тышкы кыяфәтенә, яраклылык вакытына һәм билгеле инде, бәясенә игътибар итә. Ләкин төргәктә күрсәтелгән һәм кулланучы өчен шулай ук мөһим булган җитештерүче, продуктның составы, ризык буларак кыйммәте турындагы һәм башка мәгълүматка игътибар итмиләр.

Мәсәлән, продуктның ризык буларак кыйммәте хакында тулы булмаган мәгълүмат дөрес тукланмауга бәйле чирләрнең (симерү, шикәр авыруы, йод җитмәү һ.б.) көченә тискәре йогынты ясый, шулай ук кулланучыларга туклануның кулай, сәламәтлегенә бәйле чикләүләрне исәпкә аучы рационын мөстәкыйль рәвештә сайларга мөмкинлек бирми.

Азык-төлек продуктларын сатып алыр алдыннан, куллану төргәген җентекләп карарга кирәк. Әгәр ул бозылган булса, андагы язулар ачык күренеп тормаса, продуктның җитештерелү һәм саклану вакытын белеп булмаса, сыйфатсыз продукт сатып алу ихтималыгыз зур, шуңа күрә андый товарны алмау хәерле.

Азык-төлек продуктларын сатып алганда, продуктның җитештерелү һәм саклану вакытына аеруча игътибар итәргә кирәк. Ул вакыт дәвамлылыгы (продукт шул вакыт эчендә кулланылырга тиеш) яисә дата (продукт шул көн җиткәнчегә кадәр кулланырга яраклы була) белән исәпләнә.

Һәр кулланучы белергә тиеш: яраклылык вакыты чыккан товарларны сату тыела. Яраклылык вакыты чыккан товарларны хәтта бик арзан бәягә дә сатарга ярамый. Төргәкне дикъкать белән уку Сезгә ризыкның составы һәм аны саклау срогы турында белергә мөмкинлек бирә. Бик озак сакларга мөмкин булган ризыкларның да (мәсәлән, ярмаларның) яраклылык вакытын тикшерегез. Истә тотыгыз: продуктның саклану вакыты азрак булган саен, ул файдалырак һәм консервантлары азрак була. Продуктта табигый ингредиентлар азрак булган саен, саклану срогы озынрак (2-4 атна) һәм саклану температурасы югарырак (+2дән +20 градуска кадәр).

Продуктның нәрсәләрдән торуын тикшерегез. Состав өлешләренең нинди эзлеклелектә язылуы һәр ингредиентның продукттагы өлешен күрсәтә. Мәсәлән, “Сардина, үсемлек мае, тоз” дип язу бу продуктта балык ите һәм майның күбрәк булуын аңлата. Иң алдан язылган компонентлар продуктның зуррак өлешен алып тора. Компонент исемлекнең азагындарак булган саен, продуктта ул азрак дигән сүз.

Без этикеткадан укый торган тагын бер пункт – хуш исләндергечләр һәм буягычлар. Сыйфатлы табигый продуктта алар юк. Ләкин консервантлар язылмаган килеш тә яраклылык срогы озын булса, димәк сезне ялгыштырырга телиләр: табигый продуктның саклану вакыты озын була алмый. “Е” хәрефе белән тамгаланган өстәлмәләре, хуш исләндергечләре, буягычлары, тотрыкландыргычлары, балландыргычлары һәм куерткычлары булган продуктларны алмагыз.

“100 граммда продуктның ризыклык кыйммәте” дип билгеләнгән юлга игътибар итегез. Анда җитештерүче аксымнар, майлар һәм углеводларның 100 грамм продукттагы микъдарын күрсәтергә тиеш. Майларның 3 граммнан артканын күрәсез икән, андый продуктны киштәгә кире куегыз, чөнки ул Сезгә үзе белән артык авырлык та алып киләчәк.

“Экологик чиста продукт” яки “табигый продукт” дигән язуларга бик ышанып бетәргә кирәкми. Алар – реклама өчен генә. Рәсми документларда андый категорияләр күздә тотылмаган. Димәк, продуктларның табигыйлыгы, экологик чисталыгы буенча беркем дә сынау уздырмаган. “Ясалма буягычлары һәм консервантлары юк”, – дигән язулары булган туклану продуктларын сайлау иң дөресе булыр.

Яшелчә һәм җиләк-җимешне кибеттән сатып алганда, үз төбәгегез территориясендә үстерелгән җимешләргә өстенлек бирегез. Андыйлар кеше организмы өчен файдалырак, дип саный галимнәр. Экзотик җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр безгә генетик яктан туры килмиләр һәм еш кына аллергия китереп чыгаралар.

Үзегезнең кулланучы буларак хокукларыгыз бозылган дип саныйсыз икән, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре хакында мәгълүмат һәм консультация алу зарурлыгы туганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә аласыз:

Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре – 423450, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26 й.  Тел.: (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru;

Азнакай районы һәм Азнакай шәһәре – 423200, Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а й. Тел.: (85592) 7-05-07, e-mail: aznak@tatzpp.ru;  

Баулы районы һәм Баулы шәһәре – 423930, Баулы ш., Горюнов ур., 14 й.  Тел.: (85569) 5-33-16, e-mail: bavly@tatzpp.ru;  

Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре –  423230, Бөгелмә ш., Гашек ур., 3 й. Тел.: (85594) 6-71-17, e-mail: bugulma@tatzpp.ru;  

Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре – 423250, Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 й. Тел.: (85595)5-19-72, e-mail: lensk@tatzpp.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International