Лениногорск шәһәрендә хәмер базарын җайга салу буенча киңәшмә үткәрелде

2015 елның 25 апреле, шимбә

     2015 елның 23 апрелендә Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты рәисе Н.Ибраев җитәкчелегендә хәмер базарын җайга салу буенча киңәшмә үткәрелде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге, башкарма комитет хезмәткәрләре һәм алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларга юл куйган хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

      Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- алкогольле продукцияне кертүнең һәм сатуның законсыз каналларын ачыклау, аларга киртә кую чаралары турында;

- балигъ булмаганнарга хәмер продукциясен сатуга юл куймау турында;

- хәмер базарын җайга салу буенча эш юнәлешләре турында.

      Башкарма комитет рәисе Н.Ибраев алкогольле продукцияне лицензиясез сатуны, шулай ук легаль булмаган хәмерне кертүнең законсыз каналларын ачыклау һәм аларга юлны ябу эшен көчәйтүне игътибар үзәгенә алды. Моннан тыш ул балигъ булмаганнарга хәмерне законсыз сатуга каршы көрәшне катгыйландыру һәм үсмерләрнең хәмергә ияләшүен кисәтү чараларын күрү зарурилыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International