Законсыз бизнеска юл ябык

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Намусын җуйган кайбер гражданнарыбыз, кемнәрнеңдер йомшаклыгыннан файдаланып яңа финанс биеклегенә чыгу максатыннан, сыйфатсыз алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату буенча төрле мөмкинлекләрне сынап карый.

Хәмер сату – эшмәкәрлек эшчәнлегенең лицензиягә ия булуны күздә тоткан аерым бер төре ул. Халыкны ялган һәм сыйфатсыз хәмердән саклауның хокукый нигезләрендә, сатып җибәрү максатында  теләсә нинди градуслы хәмер ясаучы физик затлар җаваплылыкка, хәтта җинаять җаваплылыгына тартыла, дип бик ачык күрсәтелгән.

2016 елның 19 маенда РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәре Әлмәт районының Ямаш авылында өй шартларында ясалган спиртлы сыекча сату фактын билгеләгән. 1951 елда туган көмешкә сатучы ханым үзенең аңлатмасында: “180 сумга  0,5 литрлы бер шешә көмешкә саттым”, дип искәрткән. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы спиртлы сыекча сатуның әлеге очрагы буенча административ тикшерү алып бара.

 

Гомумән, алкогольле продукцияне законсыз сатуга каршы көрәш барлык юнәлешләр буенча алып барыла. Моңа кадәр полиция һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре мондый продукциянең әйләнеше фактын, тәгаенләп әйткәндә, Чуашстан Республикасы гражданинының РФ акциз маркалары белән тамгаланмаган алкогольле продукция ташуын билгеләде. Гражданинның барлык хәмер продукциясе, тәгаенләп әйткәндә, 1050 данә «Imperial», «Parlament», «Кристалл» аракысы тартып алынды.

2016 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды судьясы административ җәза чарасы билгеләгәндә, закон бозучының шәхесен, кылган гамәленең җәмгыятькә ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруын исәпкә алып, алкогольле продукциясен конфискацияләү нигезендә,  4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартты.

Соңгы вакытларда алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә җинаять кылуның  яшерен формаларына күчү тенденциясе күзәтелә. Сыйфатсыз хәмер продукциясе сату, шул исәптән, хәмер сатуга рөхсәт документларына ия булмаган затлар тарафыннан сату фактлары торган саен күбрәк ачыклана.

Мисалга, Бөгелмә районында яшәүче бер адәм спирт сатып алып, шуңа краннан ага торган су кушкан, савытларга тутырган да спирт-су катнашмасын литрын 100әр сумнан сатып яткан. Экспертиза нәтиҗәләре әлеге продукциянең кеше сәламәтлегенә зыян салу куркынычы белән янавын күрсәткән. Бөгелмә районында яшәүче әлеге “эшмәкәргә” карата “Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату яисә хезмәтләр күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер аңа ике ел ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International