Чәчтарашханәдә – семинар

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Хәзер, гражданнарның теге яки бу хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗы арткан бер мәлдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү колачы киңәйгәннән-киңәя. Әнә Арча шәһәрендә генә дә халыкка парикмахер хезмәте күрсәтүне тәкъдим итүче дистәләрчә оешма эшләп килә.

 2016 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы  Л.И. Абдуллина, парикмахер хезмәте күрсәтү өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, хосусый эшмәкәр Р.Р.Хәлиловның чәчтарашханәсендә семинар үткәрде.

 Чара барышында чәч кисү-ясау остасына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ законы нормалары һәм РФ Хөкүмәтенең  15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды.

Законның 4 статьясы нигезендә, эш башкаручы тарафыннан сыйфаты килешүдә каралгандагыга туры килердәй хезмәт күрсәтелергә тиешлеге билгеләп үтелде. Кулланучының әлеге хезмәт күрсәтүдә теге яки бу кимчелекләрне ачыклаган очракта түбәндәгеләрне таләп итүгә хокуклы булуы искәртелде:

- күрсәтелгән хезмәттәге кимчелекләрне бушлай юкка чыгаруны;

- күрсәтелгән хезмәтнең бәясен тиешенчә киметүне;

 - күрсәтелгән хезмәттәге кимчелекләрне үз көче яки өченче затлар көче белән юкка чыгару чыгымнарын каплауны.

Кулланучының шулай ук, күрсәтелгән хезмәттә җитди кимчелекләр яки килешү шартларыннан башка төрле җитди тайпылышлар ачыклаган очракта, хезмәт күрсәтү турында килешүне өзүгә хокуклы булы күрсәтеп үтелде.

 № 1025 кагыйдәләрнең 21 пунктында парикмахер хезмәте күрсәтүгә карата түбәндәге таләпләр билгеләнгәнлеге искәртелде.

Чәчтарашханәдә хезмәтләр күрсәткәндә, хезмәт күрсәтүче зат һәр яңа кулланучы белән эш башлап җибәргәнче, кулларын сабын белән юарга тиеш.

Хезмәт күрсәтү дезинфекцияләнгән эш коралы ярдәмендә башкарылырга тиеш. Хезмәт күрсәткәндә һәр кулланучы өчен аерым чиста сөлге һәм башка кирәк- ярак куллану шарт. Чәчләрне “химия” белән бөдрәләткәнче һәм буяганчы, хезмәт күрсәтүче затның кулланучының тән тиресенә биологик проба ясавы зарури.

Чара ахырында парикмахерга халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре, «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны һәм “Чәчтарашханәләр, косметика салоннары хезмәтләрен күрсәтүдә кулланучылар хокукларын яклау” дигән белешмәлек тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International