Куллану кредиты турында

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Мәгълүм фильмда Остап Бендерның: “Иртән акча – кичен урындык, кичен акча – иртән урындык” дигән сүзләрен белмәгән-ишетмәгәннәр, булса да, бик сирәктер.  Тик бүген  бу сүзләр үзләренең актуальлеген җуйды инде.

Беренче карашка, куллану кредиты барысын да канәгатьләндерә кебек: кредитсыз гына кыйммәтле товарлар сатып алу мөмкинлегенә ия булмаган кулланучыларны да, шуның бәрабәренә товар сату күләмнәрен арттырган кибетләрне дә һәм, әлбәттә инде, биргән  кредитларыннан процентлар җыеп яткан банкларны да.

Әмма сатып алучылар гадәттә банкларның соңгы шартын исәпкә алмый. Бу проблема белән безгә бик еш очрашырга туры килә. Күпчелек очракларда кулланучылар кредит алу шартларын игътибар белән укымау-өйрәнмәүләре аркасында зыян күрә. Килешүне укып тормый, ә соңыннан үзләренә көтелмәгән, күңелләренә сары май булып ятмаган ачышлар ясый.

Куллану кредитын рәсмиләштергәндә нәрсәләрне белергә һәм нәрсәләрне истә тотарга соң?

Кредитлар төрлечә була: елына 19, 23 һәм хәтта 32 процент түләүне таләп иткәннәре дә бар. Кредитны берничә айга да, берничә елга да алырга була.  Шуңа күрә кредитка әйбер сатып алырга карар иткәнче, иң элек барысын да яхшылап  уйлагыз. Үзегезгә ниндие кирәклеген һәм нинди срокка алуның отышлырак буласын һәм, гомумән, аның белән баш катырасымы-юкмы икәнен бик төгәл билгеләгез.

Сатып алучы шуны белеп торырга тиеш: кредит алган очракта аңа берничә ай яки берничә ел дәвамында ай саен акча түләп торырга туры киләчәк. Акча, түләүләр графигы буенча, төп-төгәл банк билгеләгән датага күчереп барылырга тиеш. Теләсә кайсы кеше тормышында килеп чыгу ихтималы булган теге яки бу хәлләрнең банкны кызыксындырмаячагын истә тоту мөһим. Акчаны вакытында күчермәгәнсез икән, банк сезнең белән төзелгән килешү нигезендә штрафлар яки пенялар түләтүгә хокуклы.

 Ә менә үзегезгә сатылган товар сыйфатсыз булып, аны кибеткә кире кайтарырга уйлаганда нәрсә эшләргә? Кредитны нишләтергә? Товарны кибеттән сатып алсагыз да, сезнең белән кредит килешүен банк төзегән бит?!

Шуны истә тотыгыз!!! “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 24 статьясындагы  5 пункты нигезендә, кредитка сатылган сыйфатсыз товарны кире кайтару очрагында кулланучыга әлеге товарны кире кайтару көненә түләнелгән кредит күләмендә товар өчен түләнгән акчасы  кире кайтарыла, шулай ук кредит биргән өчен түләү капланыла.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Үзегезне борчыган теге яки бу мәсьәләләр буенча киңәш-табыш алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча ш.т.б., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында - 884368 2-44-03, Кукмара районында - 884364 2-60-75, Саба районында - 884362 2-30-84, Теләче районында - 884360 2-12-55. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International