Законнарны аңлаттык

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын санга сукмау – гражданнар өчен иң кирәкле өлкәләрнең берсе – сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә киң таралган проблемаларның берсе. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы нәкъ менә шуны истә тотып, куллану базарында  закон бозуларны кисәтү максатыннан куллану базарында катнашучылар арасында чаралар үткәреп тора.

Әле шушы көннәрдә генә “Сәүдә” Сәүдә үзәге ҖЧҖ сәүдә комплексында хосусый эшмәкәр Г.Ш.Зарипованың кәрәзле элемтә салонында, беренчедән, Кулланучылар хокукларын яклау көненә, икенчедән,  “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законга 25 ел тулуга багышлап кулланучылар һәм сатучылар өчен чара үткәрелде.  Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Кулланучылар хокукларын яклау көненең килеп чыгу тарихы,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре һәм бурычлары турында сөйләде. Чарада катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматларны тыңлады. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды. Семинарда сатып алучы тарафыннан сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алыштыру яки кире кайтару турында таләпләр куелуга бәйле конкрет хәлләр, бу очракта сатучыларның гамәлләре каралды, хуҗалык итүче субъектларга планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрелгәндә якларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләп үтелде.

Кулланучылар үзләренең кулланучы хокукларын ничек итеп дөрес якларга, претензия һәм (яки) судка дәгъва гаризасын ничек итеп дөрес тутырырга икәнлегенә төшендерелде. Кулланучылар, үз чиратында, товарда кимчелекләр ачыклану сәбәпле кәрәзле телефон, планшет, телефон өчен гарнитураны кире кайтаруга, ремонтлау сроклары, кәрәзле элемтәнең начар булуына кагылышлы сорауларын бирде.

Чарада катнашучыларның һәммәсенә истәлеккә “Интернет аша товарлар сатып алу”, “Мобиль элемтә хезмәтеннән файдаланучыларның хокуклары турында” һәм “Товарга экспертиза ясау” дигән белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International