Рейс кичектерелгәндә, билетны кире кайтару

2017 елның 30 мае, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына самолетка билет алган бер пассажир мөрәҗәгать итте. Баксаң, авиакомпания Мәскәү рейсын башка вакытка күчергән икән. Бу хәл кулланучыны канәгатьләнермәгән, чөнки аңа самолеттан соң билгеле бер расписание буенча поездга күчеп утырырга кирәк булган. Шуңа күрә анда, билетның тулы бәясен кире кайтарырлармы икән, дигән сорау туган.

Кулланучыбызга авиабилетны ничек итеп кире кайтару турында мәгълүматлар ирештерелде.  Һава аша пассажирлар, багаж, йөкләр ташуның гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә карата таләпләр нигезендә, түбәндәге очракларда пассажир самолетта очудан баш тартырга мәҗбүр булган дип таныла:

- билетта күрсәтелгән рейс кичектерелгәндә яки тоткарланганда;

- авиакомпания маршрутны үзгәрткәндә;

- рейс расписание буенча башкарылмаганда;

- билетта күрсәтелгән рейска һәм датага урын бирү мөмкинлеге булмау аркасында пассажир очмый калганда;

- авиакомпания рейсларның вакытында “тоташтырылуын” тәэмин итмәгәндә (күчеп утыру кирәк булганда);

- пассажир яки самолетта бергә очарга тиешле гаиләсе әгъзасы кинәт кенә авырып киткәндә яки үлгәндә (медицина документлары белән расланырга тиеш);

- пассажирга билетта күрсәтелгән класс буенча хезмәт күрсәтелмәгәндә;

- авиакомпания, агент тарафыннан билет дөрес рәсмиләштерелмәгәндә.

Пассажир самолетта очудан баш тартырга мәҗбүр булганда, авиакомпания    очу документында тиешенчә язып куярга яки пассажирга самолетта очуыннан баш тартуга китергән хәлләрне раслаган документ тапшырырга тиеш. Бу очракта пассажирга билет өчен түләнгән барлык сумма кире кайтарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International