Кама Тамагы районында – гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 2 июне, җомга

2017 елның 31 маенда Кама Тамагы районында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы М.В. Тихонова үткәрде.

Кабул итүнең буласы турында халыкка алдан ук районның җәмәгать урыннарында урнаштырылган белдерүләр, мәгълүмати стендлар аша хәбәр ителде. Шулай итеп, районда яшәүчеләр хәмер базары, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлеге алды.

 Әйтик, бер кулланучы быелның март аенда электр боравы сатып алган, җиһазны май аенда куллана башлаган. Шундук аның кимчелеген күреп алган. Сатучы гарантия ремонтын үткәрергә тәкъдим иткән. Әмма кулланучы бу тәкъдимнән баш тартып, сыйфатсыз товарны башка модельдәгесенә алыштырып бирү таләбе куйган. Кулланучыбызга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының 18 статьясы нигезендә киңәш-табыш бирелде һәм электр боравының 2016 елның сентябреннән техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кертелүе турында аңлатып үтелде.

Шулай ук районда яшәүчеләрне өй шартларында эшләнгән спиртлы сыекча (көмешкә) сату өчен күздә тотылган җаваплылык, чатырларда сыра сатуга карата куела торган таләпләр кызыксындырды.

Барлык сорауларга гамәлдәге закон нигезендә тулы җаваплар бирелде.

Кабул итүгә җыелган халыкка актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны аңлаткан буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International