Телевизорны ремонтка тапшырдым. Хәзер нишләргә, белгән юк?..

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Көндәлек тормышыбызда законнарны белү бик кирәк. Соң, кеше тугач ук тулы бер хокуклар һәм бурычларга ия була бит.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. Баксаң, аңа телевизорын ремонтлау чорында шундый ук товарның башкасын вакытлыча биреп торудан баш тартканнар икән. Территориаль орган хезмәткәре ханымга квалификацияле консультация бирде, сәүдә объекты җитәкчесе исеменә претензия язарга булышты һәм сатучы белән аңлату рәвешендә әңгәмә уздырды. Шуннан соң кулланучы таләбе канәгатьләндерелде. Ягъни проблема уңай хәл ителде, дигән сүз.

Шулай да, кулланучы сыйфатсыз товарны ремонтлау чорында үзенә шундый ук, әмма сыйфатлы товарны биреп торуны таләп итүгә хокуклымы? Хокуклы икән, товар күпме вакыттан соң бирелергә тиеш?

Әйе, хокуклы. Кулланучы сыйфатсыз товарны ремонтлау чорында үзенә шундый ук, әмма сыйфатлы товар биреп тору таләбен куйган очракта, эш башкаручы өч көн эчендә товарны ремонтлау чорында шундый ук товарны бушлай биреп торуга бурычлы.

Ремонт чорында биреп тору мөмкин булмаган товарлар РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнелә торган озак файдаланылыштагы товарлар исемлегендә урын алган.

Мондый товарларга керә:

1) автомобильләр, мотоцикллар, мототехника, тагылма арбалар һәм аларга номер агрегатлары (инвалидларның файдалануы өчен билгеләнгән товарлардан тыш), ял итү өчен көймәләр һәм йөзү әйберләре;

2) мебель:

3) бизәнү-ясану өчен һәм медицина максатында файдаланыла торган электр приборлары (электр кырынгычлары, электр феннары, чәч бөдрәләтү өчен электр кыскычлары, медицина электр рефлекторлары, электр җылыткычлары, электр бинтлары, электр җәймәләре, электр юрганнары);

4) продуктларны термик эшкәртү һәм ризык әзерләү өчен кулланыла торган электр приборлары (көнкүреш  СВЧ мичләре, электр мичләре, тостерлар, электр кайнаткычлар, электр чәйнекләре, ризыкны электр җылыткычлар һәм башка товарлар);

5) гражданлык коралы, гражданлык утлы коралы һәм хезмәт урынында кулланыла торган утлы корал, аңа патроннар.

Ремонт чорында бушлай биреп тору яки шундый ук товарга алыштыру турында кулланучы таләбе кагылмаган озак файдаланылыштагы товарларның шушы исемлеге Товарларның аерым төрләре исемлеген, ремонт чорында яки охшаш товарга алыштыру чорында сатып алучыга бушлай биреп тору таләбе кагылмаган озак файдаланудагы товарлар исемлеген, һәм кире кайтару яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук башка товарга алыштыру мөмкинлеге булмаган, тиешенчә сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында” 19.01.1998 ел, №55 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган.

Бездән киңәш шул – үз хокукларыгызны яклагыз!

Киңәш-табышлы булу өчен өчен сез теләсә кайсы вакытта түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:  422000, ТР, Арча ш., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International