Көнкүреш химиясе продуктлары - милекне саклау өчен эшләнгән чаралар. Көнкүреш химиясе чараларын куллану хисабына фатирны яки транспорт чарасын җыештыру вакыты шактый кыскара. Алар теләсә нинди тапны тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп юкка чыгарырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта моның өчен күп көч куярга кирәкми, ә көнкүреш әйберләре үз төсен саклап калачак.
Товарларны яки хезмәтләрне куллану ягыннан сайлап алуның мөһим критерие булып мәгълүмат тора. Кулланучы тулы һәм дөрес мәгълүматка ия булып кына, аның ихтыяҗларын һәм өметләрен тулысынча канәгатьләндерә торган товарны яки хезмәт күрсәтүне сайлый ала.