Каты сырларга кулланучылар дегустациясе
12.10.2012

Сыр кеше тарафыннан җитештерелеп килә торган борынгы продуктлар исәбенә керә. Ул элек-электән көндәлек ризык буларак та, затлы ризык буларак та бик яхшы бәяләнеп килә.
Татарстанда сырны сәнәгать колачында җитештерү 1891 елда башлана. Хәзерге вакытта республикабызда сырның кырыктан артыграк төре җитештерелә. Татарстан сөт җитештерү күләме буенча лидерлар исәбенә һәм иң күп сыр җитештерүче төбәкләр исәбенә керә (Алтай һәм Краснодар крайларыннан, Мәскәү, Воронеж һәм Ярославль өлкәләреннән тыш). “Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, ел саен 30 мең тонна чамасы сыр җитештерелә, Россия Федерациясендә җитештерүнең гомуми күләменең 9 проценттан артыграгы дигән сүз бу. 
2012 елның 9 аенда Татарстан Республикасында “Вамин-Татарстан” ААҖгә керүче унөч предприятиедә якынча 20 мең тонна сыр җитештерелде. Мамадыш май-сыр заводында (гомуми күләмнең 35 проценты), Балтач май-сөт комбинатында (27 процент), Бөгелмә сөт комбинатында (11 процент) иң күп сыр эшләп чыгарылды.
Соңгы вакытларда эретелгән сырлар һәм сыр продуктларының җитештерү күләмнәре үсү, шулай ук чит ил сырлары күбрәк кертелә башлау базарның әлеге сегменты үзенчәлекләре булып тора.
Сыр атамалары буенча “Столовый” сыры (гомуми күләмнең 16 проценты), “Голландский” сыры (14 процент), “Костромской” сыры (11 процент), “Витязь” сыры (9 процент), шулай ук төрле атамалардагы эретелгән сырлар (15 процент), сыр продуктлары (18 процент) һ.б барыннан да күбрәк җитештерелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан республикабыз шәһәрләре һәм районнарында 1400 дән артыграк кулланучы катнашында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча шуны әйтергә була: сорашып-белешүдә катнашкан кешеләрнең 68 проценты өчен сыр көндәлек куллану ризыгы булып тора. Шул ук вакытта сырны ир-атлар хатын-кызларга караганда берникадәр дәрәҗәдә ешрак куллана, сырны сайлап алганда, бәясе алар өчен зур әһәмияткә ия.
Шуңа да карамастан, әлеге продукцияне сатып алу очракларының 60 проценты нәкъ менә хатын-кызларга туры килә. Каты сырны куллану дәрәҗәсенә йогынты ясаучы төп сәбәп – халыкның керемнәре. Алар үсү белән сырларның барлык төрләрен, бигрәк тә кыйммәтле төрләрен куллану күзгә күренеп арта.
Кулланучылар бер килограмм сырның иң кулай бәясе итеп 250дән 300 сумга кадәр бәяне (сорашып-белешүдә катнашучыларның 41 проценты) атады; сыр бәясенең 200 сумнан кимрәк булуы кулланучыларның 28 процентын канәгатьләндерүе; 200дән 250 сумга кадәрге бәянең кулланучыларның 16 процентын канәгатьләндерүе; бәясе 500 сумнан артып киткән “сыр тәмлетамакларының”да 16 процент тәшкил итүе ачыкланды.
Сорашып-белешү нәтиҗәләренә караганда, кулланучылар җирле җитештерүчеләребезнең сырларына өстенлек бирә. Кулланучылар әлеге продукцияне иң сыйфатлы, “свежий” һәм “химия” кушылмаган ризык буларак кабул итә.
Сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кулланучыларның 44 проценты сыр сатып алганда “бәясе-сыйфаты” кулай нисбәтенә таяна; респондентларның 32 проценты иң элек продукциянең сыйфатына өстенлек бирүләрен таныды.
Сорашып-белешүдә катнашучыларның 41 процентының каты һәм ярымкаты сырлар; 28 проценты – эретелгән сырлар, 10 проценты – брынза, фета, фетаки, моцарелла кебек йомшак сырлар; 9 проценты – күгәрекле сырлар (горгонзола, бри, рокфор һ.б) сайлавы ачыкланды.
Татарстанда яшәүчеләр каты сырлар арасыннан бигрәк тә “Голландский”ны ярата: кулланучыларның 48 проценты нәкъ менә шуңа өстенлек бирә. “Российский” (кулланучыларның 34 проценты күңеленә хуш килә), “Пошехонский” (кулланучыларның 29 проценты) һәм “Костромской” (кулланучыларның 23 проценты) сырлары да киштәләрдә “тузан җыеп”ятмый. Илебез базарында чагыштырмача күптән түгел пәйда булган “Гауда” (сорашып-белешүдә катнашучыларның 18 проценты куллана) һәм “Эдамер” (сорашып-белешүдә катнашучыларның 15 проценты) сырлары да кулланучыларга ят әйбер түгел. Шулай ук “Янтарь”, “Дружба”, “Волна”, “Омичка”, Viola кебек эретелгән сырларны кулланучылар яратып ашый.
Шуны да искәртеп узарга кирәк: каты сырларны җитештерүчеләр арасында бик кискен көндәшлек күзәтелә, тик аларның берсе дә үз продукциясен актив төстә таныту сәясәте алып бармый. Әйтик, Казан шәһәрендә урнашкан гипермаркетларның берсендә сатучылар сыр промо-акциясенең соңгы тапкыр кайчан үткәрелгәнлеген исләренә төшерә алмый азапланды. Сәүдә нокталарында да реклама дигән әйбер бик сирәк очрый. Шул ук вакытта респондентларның 18 проценты сырны мөстәкыйль сайлый алмый, ә 44 проценты киштәдә   нәрсә туры килсә, шуны ала диярлек.
Безнең тәкъдимнәр
Сырның әйбәт куллану үзенчәлекләренә ия булуы – ризыкның югары дәрәҗәдә кыйммәте генә түгел, тиешле шартларда сыйфатын да озак вакыт дәвамында саклау мөмкинлеге әле ул.
Сырны сайлаганда, кулланучыларга төрелмәдәге мәгълүмат белән әйбәтләп танышырга кирәк. Яраклылык вакыты чыккан сыр сатып алмагыз.
Сырны сайлаганда, иң элек аның кисеп алынган урынына һәм тышына игътибар итәргә кирәк. Тиешенчә өлгермәгән сыр тигезле-тигезсез аксыл төстә, тәмсез, резина сымак рәвештә була. Вак күзәнәкле булуы сыр өлгергәндәге җитешсезлекләр, күзәнәкләрнең сыр уртасында – тигезле-тигезсез эрерәк, кырыенда ваграк булулары, күзәнәкләрнең “чекрәеп” тормаулары сыр җитештерүдә түбән сортлы сөт кулланылганлыгы турында сөйли. Өлгергән ярымкаты һәм каты сортлы сырлар тигез сары төстә була.
Сыр сатып алганда, тышчасын да игътибардан читтә калдырырга ярамый: андагы эреле-ваклы ярыклар, саклау шартлары тиешенчә булмаганда, сырның күгәрүенә (күгәрекле кыйммәтле йомшак сырлар – бөтенләй башка нәрсә) китерергә мөмкин. Каты һәм ярымкаты сырларның өслеге дымсу булмаска, шул ук вакытта тышчасы коргаксып-ярылып тормаска тиеш, кул белән тиеп киткәндә, йомшак һәм ярымйомшак сырлар бераз “сыгылырга”, үзәкләре йомшак булырга тиеш. 
Артык очсыз сыр сатып алмагыз. Күптән түгел генә сыр продуктлары сатуга чыкты. Каймакны очсызлы үсемлек майларына алыштырып җитештерелә торган әлеге продуктны еш кына гадәти сыр буларак саталар. Әмма җитештерүчеләр һәм сәүдә хезмәткәрләре кулланучыларга бу хакта хәбәр итәргә ашкынып тормый.
Кайбер супермаркетларда кулланучыларга, сатып алганчы, сырның тәмен татып карарга тәкъдим итәләр. Сатучы кисеп биргән кечкенә генә кисәкне татып караганнан соң сырның тәмлеме-юкмы икәнен бик җиңел чамаларга була.
Тураганда, сыр вакланмаска, пычакка ябышмаска тиеш. Әмма бүген кибетләрдә сыр барыннан да элек кисәкләргә турап, үлчәп, пленкага төреп куелган рәвештә сатыла. Кисәкләп турап куелган сырда бактерияләр бик күп булырга мөмкин. Өй шартларында аны 2 көннән артыграк вакыт дәвамында сакларга ярамый.
Сатучыдан сырны үзегезнең күз алдында, никадәр кирәк – шуның хәтле, кисеп бирүен сорау яхшырак. Сырның өслеге юеш булмаска, сыр аксыл кунык белән капланмаска тиеш.
Сырдан аммиак исе килмәскә тиеш. Каты сырның киселгән урыны ябышкак һәм майланып тора икән, сыр кибеттә дөрес сакланмаган дигән сүз. Мондый сырны читләтеп үтү яхшырак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе       


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International