Бүгенге кулланучыга нәрсәләрне белеп торырга?

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Беренчедән, кулланучының брендка сукырларча ышанудан туктавын билгеләп үтәргә кирәк. Хәзер кулланучы бик нык үзгәрде. Ул тәҗрибәлерәк, оста һәм зирәгрәккә әйләнде. Әмма бүгенге дөньяда теләсә нәрсәне сайлап алу мөмкинлеге шуның кадәр зур ки, кешеләребез кайвакыт үзләренә ирештерелгән мәгълүматларның һәммәсен үзләштереп тә җиткерә алмый. Шуңа күрә күпләребез теге яки бу әйберне сайлап алганда, башкаларның фикеренә дә таяна. Асылда танышларының фикеренә.  Әйтергә кирәк, чынбарлыктагы танышларының гына түгел, интернет киңлекләрен айкаганда пәйда булган танышлары фикеренә дә.  Шул исәптән төрле блоглар авторларының теге яки бу яңа әйбергә бәя бирү максатындагы фикерләренә.  Хәзерге вакытта популяр блоггерларның фикере чыннан да бик әһәмиятлегә әйләнде. Бу кулланучыларга акны карадан аеру мөмкинлеге бирсә, намуссыз җитештерүчеләр, эшмәкәрләр өчен тискәре бәя – үлемгә тиң, чөнки начар сүз яшен тизлегендә тарала. Шуңа күрә дә эшмәкәрләргә хаталанырга һәм кулланучылар хокукларын бозарга ярамый.

Шуңы истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кулланучыларның барчасына эшмәкәр, товар турында мәгълүмат-фикерләр белән иң элек иренмичә генә интернет-форумнарда, блогларда һ.б. танышырга тәкъдим итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, гражданнар мөрәҗәгатьләренә “күмелеп”, үзләренә карата судка дәгъва гаризалары тапшырылган оешмалар реестрын алып бара. Шулай итеп, закон бозучылар “Кара исемлек”кә – закон бозучылар реестрына эләгә. Бу исемлек белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International