Тамгасыз хәмер

2017 елның 8 сентябре, җомга

2017 елның 28 августында полиция хезмәткәрләре Мәскәү – Уфа автомобиль юлында (Питрәч районы) «Шевроле Круз» машинасын тикшергән чагында Россия Федерациясе законында күздә тотылган маркировкасы булмаган Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен тапкан.

Тикшерү материалы һәм машина шоферыннан тартып алынган  118 литр күләмендә хәмер продукциясе тиешле ведомствога – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына тапшырылды.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе законында күздә тотылган тиешле маркировкадан башка гына һәм мәгълүматлары күрсәтелмичә хәмер продукциясен әйләнештә йөртү факты буенча административ тикшерү үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International