“Сездән изге күңелле булырга, зирәклеккә өйрәнәбез”

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Халыкара өлкәннәр көненә һәм Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган кайбер чаралар үткәрә.

Өлкән кеше өчен иң мөһиме – аралашу мөмкинлеге. Шуны истә тотып, территориаль орган хезмәткәрләре ел саен өлкәннәрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый һәм алар белән ничек тә күбрәк аралашырга тырыша. Хезмәткәрләребез өйдән-өйгә йөреп, өлкән буын вәкилләренә бүләкләр тапшыра, гаиләсендә танып белү характерындагы әңгәмәләр үткәрә. “Гомер көзе”нә кергән актив, кызыксынучан, тормыш сөючән кешеләр үзләре дә яшь буын өчен мәгълүматлы һәм кирәкле бик күп әйберләр турында сөйли.

22 сентябрьдә ТАССР барлыкка килү чорының иҗтимагый эшлеклесе белән очрашу булып узды. Хезмәт ветераны республика дәүләтчелеген булдыру тарихындагы бик мөһим вакыйга – ТАССРның оештырылуы, республика ихтыяҗлары, традицияләре, мәнфәгатьләре, үзгәрешләре турында сөйләде.

Хезмәткәрләребез тарафыннан үткәрелә торган чараларның һәм алар өләшкән рәхим-шәфкатьнең өлкән яшьтәге абый-апа, әби-бабайларның күңелләренә сары май булып ятуына ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International