Халыкка куллану законы нигезләрен өйрәтүне дәвам итәбез

2017 елның 10 ноябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшенең төп юнәлешләреннән берсе – халыкны куллану законы нигезләренә өйрәтү. Моның өчен бүлек хезмәткәрләре консультацияләр, махсус акцияләр, базарларда дежур торулар үткәрә, шулай ук “кайнар линия” телефоны аша консультацияләр бирә. Бу чараларның төп максаты кулланучылар һәм сатучыларның килеп туган теге яки бу сорауларга оператив төстә җавап таба алу мөмкинлегенә ия булуыннан гыйбарәт.

2017 елның 8 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Арча шәһәренең «Радуга» сәүдә үзәгендә күчмә чара булды. Аның кысаларында кулланучыларыбыз сатучыларга мөрәҗәгать иткәндә үзләренең нинди хокукларга һәм бурычларга ия булулары, товар өчен түләнгән акчаны сатучыдан кайчан һәм ничек таләп итеп булуы турында белүгә иреште.  Чара вакытында сатучылар ваклап сату сәүдәсенә кагылышлы сораулар бирде.

Моннан тыш үзәктә азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр өчен семинар да үткәрелде әле. Әлеге чараның максаты куллану базарында закон бозу очракларын киметү һәм эшмәкәрләрне кулланучылар претензияләрен ихтыярый төстә хәл кылырга өйрәтүдән гыйбарәт булды. Чарада катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992ел, №2300-1 РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Шулай ук азык-төлек булмаган товарларны сату тәртибе аңлатылды, кулланучыларның бу өлкәдә еш очрый торган шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләренә, аларны карап тикшерү тәртибенә тукталып үтелде. Кулланучыга теге яки бу товарны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен сатучы, товар һәм җитештерүче турында дөрес мәгълүматлар күрсәтелү зарурилыгы игътибар үзәгенә алынды.

Сатучылар үз тәҗрибәсеннән куллану мөнәсәбәтләре очраклары белән уртаклашты.

Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре товарлар сатканда килеп туу ихтималы булган сорауларын ирештерде. Территориаль орган хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә бу сорауларга тулы җаваплар бирде.

Чара буклетлар рәвешендәге белешмә материал – белешмәлекләр,  «Вестник потребителя Татарстана» газетасын һәм бүлек реквизитлары урын алган визиткалар өләшү белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International